Untitled Document

ЭШНЕ ӨЙЛӘНЕР АЛДЫННАН ҮК ДӨРЕС АЛЫП БАРУ МӘСЛИХӘТ

Ир-ат яки хатын-кызның берсе көрәшче һәм дингә чакыручы, ә икенчесе моның нәкъ киресе булса, көрәшче мөселманга карата бу зур золым, Ислам дине нигезләренә дә каты бер һөҗүм, Ислам хәрәкәтен башында килеш туктатучы каршылык булып торачак.

Мөселманнар өйләнү мәсьәләсендә нык сиземле булырга тиеш. “Ни булса да булсын, җитәр ки, өйләнергә дә бетсен эш!” кебек сүзгә ятышлы никахлашуны Ислам дине яхшы күрми. Һәркайсы эштәге кебек үк, өйләнү дә Аллаһы Тәгаләгә якынлашу чарасы булырга тиеш. Киресенчә булса, мөселман үз аягына үзе таяк тыгып, үз-үзен Аллаһ юлыннан яздырачак.

Матурлык, байлык, мал, кәсеп өчен өйләнү – Ислам хәрәкәтенең алдына куелган бер киртәдер. Чөнки өйләнү кебек вакыйга башкаларына бер дә охшаш булмый. Мисал рәвешендә, пар сайлау аяк киеме, өс киеме яки машина сайлау түгел, һәм: “Тукта әле, монысының кимчелеге бар икән, икенчесен алыйм”, дип әйтү дә биредә нигезсездер. Азак хатыны хакында: “Торырлык түгел”, “Үзен генә кайгырта”, дип, хатынының гаиләсенә килеп: “Гаепләмәгез, әмма моннан хатын чыкмады, булса, яхшырагын бирегез”, дип таләп итүдән әүвәл, эшне өйләнер алдыннан үк дөрес алып бару мәслихәт.