БҮЛӘК БИРЕШЕГЕЗ
Ризаэтдин бине Фәхретдин “Җәвамигел-кәлим” әсәрендә яза:
“Бүләк бирешегез – бер-берегезне сөярсез”.
Кирәк дини һәм дөньяви һәм кирәк гыйльми һәм әхлакый эшләрдә булсын, хәят сәфәрендә кешеләр бер-берсенә мохтаҗ булып, бер-берсенә хаҗәте төшмичә яшәү мөмкин түгел. Шуңа күрә, араларында ярдәмләшү булып торырга тиешле. Моңа исә үзара өлфәт һәм мәхәббәт кирәк. Кеше үзе сөймәгән кешегә ярдәм итә алмый һәм аның бәла-казага очравына артык кайгырмый. Бу эш, ихтимал, табигый бер сыйфаттыр.
Араларында мәхәббәт урнашкан халыклар яхшы эшләргә муафыйк булалар, хыялларга да килми торган максатларга ирешәләр. Бер тарыдан ботка булмаса да, күп тарыдан, әлбәттә, була. Бер тамчы су күзгә күренмәсә дә, күп тамчылар җыелса, елгалар ага. Олы адәмнәр арасында мәхәббәт урнашсын өчен гыйльми, мәдәни һәм сәяси, икътисади һәм иҗтимагый мәсьәләләрдә фикерләрнең берләшүе кирәк булса да, бу эш гомум халык өчен түгел, бәлки гыйлем ияләре өчендер. Халык арасында өлфәт пәйда була торган иң җиңел юл – бүләкләр бирешү, өмәләргә йөрешү, матди һәм мәгънәви ярдәмнәр итешү.